top of page

Үзем турында сүзем

Укытучы булып туарга кирәк”, - ди халык. Бу сүзләрдә хаклык бардыр шул. Күпме түземлек, сабырлык, тәртип, җыйнаклык, вакытны дөрес бүлә белү һәм тагын бик күп сыйфатларга ия булу кирәк. Балаларны ярату, гомерең буе аларга үрнәк булу, һәм дә алар белән дөрес аралашу – күпме көч таләп итә бу һөнәр кешесеннән. Күп эзләнү, осталыгыңны, белемеңне арттыру да укытучы өчен бик әһәмиятле.

Кеше хезмәте белән табигатьне үзгәртә дип әйтәләр. Ә укытучы хезмәте Кешенең үзен формалаштыруы белән кыйммәтле һәм гүзәл. 

Мин - УКЫТУЧЫ! Республикабыз башкаласы Киров районы 67 нче урта мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытам. Хезмәтемне күңел биреп, яратып башкарам. Укытучы булып эшләмим, укытучы булып яшим.

bottom of page